Күгәрчен авылында яшәүче Рафаэль Галиуллин буш вакытында ниләр белән шөгыльләнә?
Күгәрчен авылы элек-электән күп төрле һөнәр ияләре белән макталган төбәк. Йомшак итеп басылган итек, матур итеп ясалган йорт кәрнизләре, бизәкле өстәл, гөл аскуймалары - барысы да Күгәрчен осталары кулыннан “коелган”. Ә Рафаэль Галиуллин исә сандык ясавы белән танылган осталарның берсе.